news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 16 районында 2017 елда торак тапшыру планы үтәлгән

Бүгенгә Татарстанда 2 111,6 кв.м торак сафка куелган.

Татарстанның 16 районында 2017 елда торак тапшыру планы үтәлгән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның 16 районында 2017 елда торак тапшыру планы үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Бу районнар исемлегенә Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау, Актаныш, Балык Бистәсе, Зәй, Сарман, Арча, Теләче, Чирмешән, Кайбыч, Әлки, Менделеевск, Югары Ослан, Аксубай кергән.

Бүгенгә Татарстанда 2 111,6 кв.м торак сафка куелган, бу узган елдагы кадәр дигән сүз.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференциядә Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100