news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 1500 студенты “Беренче лига. Старт” актив мәктәбенә заявкалар биргән

“Беренче лига” га сайлап алу ике этапта уза

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 1-4 октябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә беренче курс студентлары өчен “Беренче лига. Старт” Республика актив мәктәбе узачак. Сентябрь ае дәвамында мәктәптә катнашу өчен заявкаларны Татарстанның 7 шәһәреннән – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзәннән 1,5 мең студент тапшырган. Шушы вакыт эчендә “Беренче лига”ның оештыру комитеты 13 проект презентациясен үткәргән һәм Казанның эре югары һәм урта уку йортларында Студентлар лигасы турында сөйләгән.

“Беренче лига” – Студентлар лигасының Татарстанның студентлар үзидарәсе өчен кадрлар әзерләүче мөһим проектларының берсе. Проект программасында – читкә чыгып оештырылучы өч актив мәктәбе. Аларның һәркайсының үз программасы, үз атмосферасы бар. Студентлар читкә чыгып оештырылган өч этап аша уза, алар арасында очрашулар, уртак сәфәрләр үткәрелә. Алар шундук Студентлар лигасы проектларында волонтерлар, активизаторлар, администраторлар, ярдәмчеләр сыйфатында эшкә тотына.

“Беренче лига” га сайлап алу ике этапта уза. Башта – Интернетта заявка тапшыру, алга таба – әңгәмә. Әлеге этапларның максаты – студентлар белән танышу, актив мәктәбендә катнашучыларны билгеләү. “Беренче лига”га бар кеше дә уза алмый, быел барлык заявка авторларының 10 процент өлеше генә катнаша алган.

Әңгәмә этабы булачак катнашучылар өчен генә түгел, оештыру комитеты өчен дә дулкынландыргыч булган. Дүрт көн дәвамында проект кураторлары һәм администраторлары тулы көн дәвамында Студентлар лигасы офисында студентларны кабул иткән. Килүчеләр үзләрен уңайлы хис итсен өчен, оештыручылар балаларны кызыклы уеннар белән каршы алган, эшчәнлекләре турында сөйләгән, чәй белән сыйлаган.

Әңгәмәдән соң катнашучылар хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

Озак фикерләшүләрдән соң, оештыручылар актив мәктәбенең 200 катнашучысын билгеләгән, алар өчен Студентлар лигасында актив тормыш 1 нче октябрьдән “Беренче лига. Старт” ачылу белән башланачак. Бу хакта “ТР Студентлар лигасы” оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100