news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 15 вәкиле Россия Президенты “резервы”на керде

Татарстанның 15 вәкиле - Россия Президентының идарәче кадрлары резервына кертелгән 500 зат исемлегендә

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның 15 вәкиле - Россия Президенты химаясендәге идарәче кадрлары резервына кертелгән 500 зат исемлегендә.
Февральдә игълан ителгән “беренче йөзлектә” ике татарстанлы Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Николай Никифоров та бар иде. Кремль сайтында Д.Медведев химаясындагы идарәче кадрлары резервына кертелгән 500 зат исемлеге дә дөнья күргән. Бу 500 кеше “беренче йөзлек” белән бергә идарәче кадрларның “президент меңлеге” составына керәчәк.
Идарәче кадрлар резервына кертелгән кешеләр арасында Татарстанның вуз җәмәгатьчелегенең, бизнес бергәлегенең, җитәкчелек структурасыннан 13 вәкил һәм шулай ук республикадан РФ Дәүләт Думасының 2 депутаты – Айрат Хәйруллин (аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары) һәм Виктория Черкесова (мәгариф комитеты әгъзасы) бар.
Шулай ук исемлектә “ВТБ банкы” ААҖндә Татарстан буенча филиал белән идарә итүче вазыйфасын башкарган, ә 2003–2006 елларда “КАМАЗ” ААҖнең Директорлар советы әгъзасы "Внешэкономбанк" дәүләт корпорациясе төбәкләре үсеше департаменты директоры Илгиз Вәлитов та бар.
Шулай ук сайлап алынучылар арасында – Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе, ТР Премьер-министрының ярдәмчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР финанс министры урынбасары Елена Җаббарова, Чаллы мэры Илдар Халиков, Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, шулай ук ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Аида Шәрипова да бар.
Моннан тыш әлеге исемлектә “Татэлектромаш” ААҖ генераль директоры Илдус Исламов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Казан дәүләт технология университеты” дәүләт белем бирү учреждениесенең ректоры Герман Дьяконов, “Социаль һәм гуманитар фәннәр институты” фәнни белем бирү учреждениесенең икътисади мәсьәләләр буенча проректоры Александр Пономарев һәм “Казан дәүләт медицина университеты” дәүләт белем бирү учреждениесенең уку эшләре буенча проректоры Алексей Созинов та бар.
“Президент меңлеген” формалаштыруны тәмамлау өчен тагын 400 резервчы сайлап алу планлаштырыла. Киләчәктә “президент меңлеге” яңартылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100