news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 15 районы язгы кыр эшләренә керешкән

Әлки, Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнары эшкә тотынган.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда 15 муниципаль районда игенчеләр язгы кыр эшләренә керешкән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау Әлки, Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2017 елның 13 апреленә көзге культураларга 5,3 мең га мәйданда ашлама кертелгән (планнан 0,9%), күпьеллык үләннәргә –  3,8 мең га (0,8%) мәйданда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100