news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның 12 муниципаль районындагы 20 мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре тәмам

Быел барлыгы 159 гомумбелем бирү учреждениесе төзекләндерелә

 (Казан, 12 июль, “Татар-информ”). ТРда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча 2014 елда барлыгы 159 гомумбелем бирү учреждениесе төзекләндерелә, шуңа 2,55 млрд. сум акча каралган. Әлеге мәктәпләрнең 151е муниципаль мәктәп булса (2,2 млрд. сум), 8е – коррекцион (290 млн. сум).

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов ачыклык кертте. Муниципаль берәмлекләр белән бергә видеоконференция рәвешендә үткән киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Ф.Ханифов хәбәр иткәнчә, капиталь төзекләндерү эшләренә генераль подрядчы оешмалар җәлеп ителгән: алар - ТРның «Татлизинг» ДУП, «Ремонтстройсервис» ЯАҖ, «Диас» МКП, «ПромГрадСтрой» ҖЧҖ, «Сайяр» ҖЧҖ. 11 июль белешмәләре буенча, капиталь төзекләндерү эшләре барлык 159 мәктәпне дә колачлаган, билгеләнгән сумманың 80 проценты файдаланылган. Соңгы 2 атнада 13 процентка алга китеш булган. Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Сарман, Тәтеш – барлыгы 12 муниципаль райондагы 20 мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

Киңәшмә барышында И.Халиковка, 2014 елга балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь төзекләндерү программасы да тәмамланды, дип хисап бирелде. Бу программаны финанслауга исә 100 млн. сум каралган иде. Быел 13 лагерьны рәткә китерү планлаштырылган булып, план үтәлгән, объектлар файдаланылышта.

news_right_1
news_right_2
news_bot