news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның 108 урта уку йортында “Бердәм экологик дәрес” акциясе үткәрелде
Ул Укытучы елына һәм Экологик белем бирү көненә багышлап Экологик куркынычтан саклау көннәре кысаларында оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстанның Казан, Чаллы шәһәрләре һәм 44 муниципаль районы мәктәп һәм гимназияләренең 108ендә бердәм экологик дәрес уздырылды.
Экологик куркынычтан саклау көннәре кысаларында һәм Укытучы елына, Экологик белем бирү көненә багышлап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Бердәм экологик дәрес” акциясе үсеп килүче буынга өзлексез экологик белем бирү һәм табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү эшен җәелдерүне максат итә, дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатмасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов. Болардан тыш, акциягә экологиягә кагылышлы көн кадагындагы проблемаларга яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, экологик мәсьәләләр буенча мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү бурычы куела. Бу исә шушы тема буенча белем бирү-агартуга корылган телевизион тапшырулар циклы, социаль видеороликлар әзерләүгә этәргеч бирәчәк, дигән фикердә ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2