news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 100 укучысы чит телләр буенча БДИ тапшыра

БДИ Казанда һәм Чаллыда уза

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Татарстанның  чыгарылыш сыйныфта белем алучы 100 укучысы чит телләр буенча телдән БДИ тапшыра.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдерүенчә, Татарстанда чит телләр буенча телдән имтихан Казанда һәм Чаллыда уза. Республика башкаласында бу процедурада 40 кеше катнаша, аларның 30 ы инглиз теленнән телдән имтихан бирә, 5 е - француз теленнән, 5 е – немец теленнән; Чаллыда – 60.

Искәртеп узабыз: чит телләрдән телдән имтихан илнең барлык субъектларында үткәрелә, анда быел мәктәпне тәмамлаучы 7 меңнән артык укучы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100