Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның 10 районында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнде
4 миллион 711 мең тонна ашлык суктырылды
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның 10 районында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнде. 4 миллион 711 мең тонна ашлык суктырылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә игеннәр 1 миллион 467,8 мең гектарда җыеп алынган, бу барлык мәйданның 93 процентын тәшкил итә.
Татарстанның 10 районында (Биектау, Кайбыч, Питрәч, Спас, Теләче һәм башкалар) урып-җыю эшләре төгәлләнде.
Алексеевски һәм Арча районнарында да урак тәмамлану алдында, әлеге районнарда игеннәр 97 һәм 98 процент мәйданда җыеп алынган. Республиканың калган районнарында урып-җыю эшләрен 5-10 процент мәйданда башкарасы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз