news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 10 меңнән артык укучысы сынау рәвешендәге йомгаклау иншасын язачак

Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы 18 мең укучысы 3 декабрьдә үк инша язачак

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә Татарстанда, Россиянең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналачак. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең, ким дигәндә, 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты язачак. Шул рәвешле, йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен сынап карауда республиканың 514 мәктәбеннән 10 меңнән артык укучы катнашачак.

Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен уздырыла. Инша нәтиҗәләре 10 көннән дә иртә билгеле булмаячак. Искәртеп узабыз: инша агымдагы уку елыннан башлап чыгарылыш имтиханнары исемлегенә кертелгән. Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак.

3 декабрьдә инде Татарстанның быел мәктәпләрне тәмамлаучы барлык 18 мең укучысы инша язачак. Аның темалары ул имтихан башланырга 15 минут кала мәгълүм булачак. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгзлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.

Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.

Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид укучылар өчен инша изложениегә алмаштырыла ала. 

Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш. 

"Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100