news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 10 авыл җирлегендә үзара салым салу референдумы тиешле тавыш җыя алмады

Гражданнарның үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 20 ноябрьдә 851 авыл җирлегендә үтте.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гражданнарның үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдум 841 авыл җирлегендә уңай нәтиҗә белән үтте. 10 җирлектә халык җитәрлек булмыйча, кирәкле 50 процент җыелмаганлыктан уңай нәтиҗә бирмәде. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 107нче утырышында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин җиткерде, дип хәбәр итә Комиссиянең матбугат хезмәте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел беренче тапкыр референдумнарда төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарның үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 20 ноябрьдә Татарстанның 42 районының 851 авыл җирлегендә үтте.

Гобәйдуллин фикеренчә, референдум халыкның игътибарын үзе яшәгән территория белән идарә итүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. «Республиканың күпчелек авыл җирлегендә әлеге мәсьәләгә гражданлык җаваплылыгы белән караулары куанычлы. Республика буенча тавыш җыю уртача 69,27 процент булды, бу 569 мең 985 кеше референдумда катнашты дигән сүз», – диде ул.

Утырышта көн тәртибе мәсьәләләренең берсе ТР Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандаты буенча иде. Ул республика кандидатлары исемлегендә теркәлгән Андрей Артемьевка тапшырылды. Мандат Ольга Павлова РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайлангач, ТР Дәүләт Советында депутатлык вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле вакантлы булды.

Шулай ук 20 ноябрьдә җирле үзидарә советларына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100