news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Зәйнәп Яруллина Гарәп Әмирлекләрендә узган Коръәнхафизлар бәйгесендә катнашты

Зәйнәп Казандагы Усман бин Аффан исемендәге Коръәнхафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кызлар арасында узган Изге Коръәнне укучылар бәйгесендә Россия Мөфтиләр шурасы юлламасы буенча Татарстаннан Зәйнәп Яруллина да катнашты. Зәйнәп Казандагы Усман бин Аффан исемендәге Коръәнхафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Изге Коръәнне укучылар бәйгесе дөньяда хатын-кызлар арасында үткәрелә торган шундый конкурсларның иң зурларыннан берсе.

Зәйнәп Яруллина анда лаеклы төстә чыгыш ясаса да, призлы урыннарга лаек булмады. Әмма бу аның әзерлек дәрәҗәсен берничек тә киметми.

news_right_1
news_right_2
news_bot