news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Юрий Муценек Россия төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде

Татарстаннан Юрий Муценек Россия төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде
Россия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте

Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – статс-секретарь итеп Татарстаннан чыккан Юрий Муценек билгеләнде. Тиешле боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Юрий Муценек 2008 елдан 2014 елга кадәр «Татинвестгражданпроект» оешмасында төрле вазифаларда эшли. 2014-2015 елларда РФ Төзелеш министрлыгы торак сәясәте департаментының торак төзелешен норматив-техник көйләү, инновацияләр һәм мониторинглау бүлеге өлкән белгече була. 2015 елда Мәскәү фәнни-тикшеренү аналитик үзәге җитәкчесе ярдәмчесе булып эшли.

2015 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлый һәм Татарстанга кайта. 2015-2018 елларда Татинвестгражданпроект генераль директоры ярдәмчесе була. 2018 елдан 2019 елга кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры ярдәмчесе, 2019 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Төзелеш Министрлыгында эшләр идарәчесе булып эшли.

2020 елдан 2021 елга кадәр-торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондының аналитик департаменты директоры урынбасары. 2021 елның гыйнварыннан РФ Төзелеш министрлыгының Административ департаменты директоры. Бер үк вакытта укуын дәвам итә, 2018 елда Көнчыгыш Лондон университетын һәм 2021 елда Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100