news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан яшь җырчы Арина Кияшко «Голос. Дети» проектының финалында чыгыш ясаячак

«Голос. Дети» вокал проектының финалы һәм суперфиналы иртәгә, 28 ноябрьдә, «Беренче канал»да узачак. Хәлиткеч этапта Татарстаннан яшь җырчы Арина Кияшко катнашачак. Ул бу сезонда төбәктән калган бердәнбер вәкил булып тора, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Бер атна элек Арина тамашачыларның 40,9 процент тавышын җыеп, финалга уңышлы чыкты һәм командадагы көндәше Милана Ананконы артта калдырды. Өстәмә этапта опера җырчысы Аида Гарифуллина командасы катнашучысы Шарль Азнавурның «Мәңгелек мәхәббәт» (Вечная любовь) композициясен башкарды.

Соңгы этапта җиңү өчен проектның тугыз финалчысы көрәшәчәк. Арина Кияшко белән бергә Аида Гарифуллина командасыннан финалга шулай ук Италиядән Джузеппе Ди Менца һәм Рязаньнан Виктория Захарова узды.

Татарстанлылар тавыш бирү вакытында SMS җибәреп, «Беренче канал»ның туры эфирында Арина өчен тавыш бирә алалар. Шоу 21:45 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot