Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан яшь гвардияче Азизбек Сунатуллоев махсус операция зонасында һәлак булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активисты Азизбек Сунатуллоев махсус операция зонасында хәрби бирем үтәгәндә һәлак булды. Бу хакта төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азизбек Сунатуллоев 2023 елның ноябреннән 2024 елның маена кадәр Лисичанскида волонтерлык миссиясен җитәкләде. Ул волонтерлар эшчәнлеген координацияләү, шулай ук тыныч халыкка һәм безнең хәрбиләргә ярдәм күрсәтү бурычларын үтәде.
2024 елның июлендә Азизбек ирекле хәрби хезмәткәр буларак махсус операциягә китәргә карар кылды һәм РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзеде.
«Кызганыч, бүген аның хәрби бирем үтәгәндә һәлак булуы һәм үлгәннән соң дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәге турында хәбәр алдык», – дип хәбәр итә «Татарстан Республикасы Яшь гвардиясе» телеграм-каналы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз