news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан йөзләп бала Мәскәүдәге Президент чыршысына барачак

Илкүләм чыршы бәйрәмендә республика приютларында тәрбияләнүче балалар да катнаша.

Татарстаннан йөзләп бала Мәскәүдәге Президент чыршысына барачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Мәскәүдә Россия Федерациясе Президентының чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“26 декабрьдә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда илнең төп чыршысы ачыла. Бәйрәмгә Татарстаннан 104 бала барачак. Алар Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, спорт белән шөгыльләнеп, югары күрсәткечләргә ия булган алдынгы укучылар, кадетлар һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары. Балаларны медицина персоналы, полиция хезмәткәрләре озата барачак”, - диде ул.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүнең төп чыршы бәйрәменә социаль приютларда тәрбияләнүче сигез бала да барачак.

Мәскәүгә чыршы бәйрәменә баручыларга Яңа ел бүләкләре һәм шәһәр буенча экскурсия дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot