news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар Ерак Көнчыгышка китәчәк

Бүген Казанда хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен тантаналы концерт узды. Иртәгә Татарстаннан хәрби эшелон Ерак Көнчыгышка юл тотачак.

Хәрби бурычларын үтәргә республиканың 200 кешесе китә. Юл бер атнага якын дәвам итәчәк. Булачак солдатларны вагон-ресторанда өч тапкыр ашатачаклар, өстәл уеннары, матур әдәбият, шулай ук газета-журналлар өләшәчәкләр.

Иртәгә егетләр туганнары белән перронда саубуллашачаклар. Татарстаннан китүчеләргә илнең башка төбәкләреннән тагын биш йөзгә якын егет кушылачак.

Бүген егетләрне тантаналы шартларда озаттылар. Аларны озату чарасында дин әһелләре һәм тәҗрибәле хәрби хезмәткәрләр катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot