news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы 200гә якын егет Ерак Көнчыгышка китә

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы  200гә якын егет Ерак Көнчыгышка китә
Елена Фенина

Бүген Татарстанның җыю пунктында хәрби хезмәткә алынучы 200гә якын ир-егетне Россия Федерациясе Кораллы Көчләр сафларына озату тантанасы узды. Алар Ерак Көнчыгышка китә, анда чакырылыш буенча хезмәт итәчәкләр. Призывниклар өчен концерт оештырылды, аларны озатырга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре һәм дини конфессия вәкилләре килде.

Яшьләр алдан ук һөнәри юнәлеш әзерлеген үтте. Ул аларны белем, физик әзерлек дәрәҗәсе һәм әхлакый-психологик ныклыгына туры килердәй хәрби вазифаларга кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Хезмәт итәчәк урынга бара торган хәрби эшелонны медицина хезмәткәрләре озата. Булачак солдатларга ресторан-вагонда кайнар ризык ашау оештырыла, аларны махсус кием, шулай ук барлык кирәкле әйбер белән тәэмин итәчәкләр.

Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм ике атнадан — 15 июльдә тәмамланачак. Хәрби хезмәткә ике меңнән артык кеше җибәрелгән инде. Призывникларның күбесе урта һөнәри яки югары белемле. Татарстаннан 400гә якын кеше хәрби-хисап белгечлегендә «С» категорияле машина йөртүче» буларак хезмәт итәчәк. Бу язда чакырылган егетләр махсус хәрби операцияләрдә катнашмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot