Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган егетләр Байкал арты краена юл тотачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстан Республикасы җыелма пунктында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен Балтач районы иҗат коллективлары катнашында тантаналы митинг-концерт узды. Ә иртәгә Россия төбәкләреннән хәрби хезмәткә чакырылган егетләр утырган эшелон республикадан Көнчыгыш хәрби округының Байкал арты краена юл тотачак.
Хәрби хезмәткә илнең төрле төбәкләреннән 600дән артык кеше, шул исәптән Татарстаннан 120гә якын егет китә. ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Илшат Кәримов сүзләренчә, алар биш көн эчендә тиешле пунктка барып җитәчәк.
Ул егетләргә намуслы һәм тәртипле хәрби хезмәткәр булуларын, шулай ук хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. Кәримов барлык егетләр дә Россия хәрби хезмәткәре исемен горур йөртәчәкләренә ышаныч белдерде.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны шулай ук руханилар һәм «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы, генерал-майор Александр Бородин да котлады.
«Хәрби хезмәт чорында туганнарыгыз турында да уйлагыз. Алар сезне зарыгып көтәчәк. Оятка калдырмагыз, лаеклы хезмәт итегез, барлык бурычларны үтәгез һәм ир-ат булып кире әйләнеп кайтыгыз», - диде Бородин.
Булачак солдатларны вагон-ресторанда өч тапкыр ашатачаклар, өстәл уеннары, матур әдәбият, шулай ук газета-журналлар белән тәэмин итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз