news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Халидә Гафиятуллина илнең иң яхшы почтальоннары конкурсында катнаша

«Бердәм Россия» партиясенең «Россия авылы» проекты кысаларында үткәрелүче һәм «Россия почтасы» ярдәме белән Россия авыл яшьләре берлеге оештырган «Земство почтальоны» бөтенроссия конкурсы илнең иң яхшы почта элемтәсе хезмәткәрләре өчен тавышлар җыюны дәвам итә. «Халык почтальоны» исеменә дәгъва итүчеләр арасында – конкурсның төбәк этабы җиңүчесе, Татарстаннан почтальон Халидә Гафиятуллина. Бу хакта «Бердәм Россия» сайтында хәбәр ителә.

Халидә Гафиятуллина – Биектау районының Олы Битаман авылыннан 40 еллык стажлы хат ташучы. Хезмәт юлын 1985 елда Йошкар-Ола почтамтында башлый, аннары Казанда эшли, соңрак туган районына кайта, бүгенге көндә биредә яшәүчеләргә хатлар һәм пенсияләр өләшә.

«Бу бик җаваплы эш. Пенсияләр, субсидияләр, газеталар таратырга кирәк. Профессиямдә кешеләр белән аралашу ошый. Эшне җаваплы үтәргә кирәк – бу иң мөһиме. Мин барысы өчен дә борчылам. Минем яңалыклар бөтенесен дә куандыруын телим. Мин бу авылда тудым, үстем. Барысын да беләм, барысын да яратам. Һәрберсе миңа туганым кебек. 1985 елдан бирле почтада мин – 40 ел. Кыскасы, кайда укыдым, шунда кирәк булдым», - дип сөйләде Халидә Гафиятуллина.

Конкурска йомгак 5 июньдә Мәскәүдә ясалачак. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә «Халык почтальоны»н, ә финал нәтиҗәләре нигезендә иң яхшы «Земство почтальоны»н сайлаячаклар. Җиңүчеләр 150 һәм 250 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot