Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан хәләл продукция экспорты 16,5 млн доллардан арткан
2026 елның дүрт аенда Татарстаннан 16,5 млн АКШ долларыннан артык сумлык хәләл продукция экспортланган. Экспортның зур өлешен сөт, ит продукциясе һәм кондитер эшләнмәләре тәшкил иткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Быел хәләл продукциясе экспортының планлаштырылган күләме – 50 млн АКШ доллары. Республикада хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашкан. Җитештерү ит, сөт һәм кондитер продукциясен, ярымфабрикатларны, икмәк һәм камыр ризыкларын, шулай ук эчемлекләрнең аерым сегментларын үз эченә ала», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Узган ел Татарстанда 149,1 млрд сумлык 354,4 мең тонна хәләл продукция җитештерелгән. Экспорт 45 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 3,2 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз