news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан хаҗга баручы беренче дүрт төркем 16 майда сәфәргә кузгалачак

Татарстаннан хаҗга баручы беренче дүрт төркем 16 майда сәфәргә кузгалачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстаннан хаҗга баручыларның беренче дүрт төркеме 16 майда сәфәргә кузгалачак. Хаҗиларны тәҗрибәле хәзрәтләр һәм дин белгечләре озата барачак. Алар сәфәр кылучыларга дәресләр бирәчәк, гыйбадәтләрне дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәк, вәгазьләр сөйләячәк. Шулай ук хаҗиларга югары категорияле медицина хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан мөфтиенең мохтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Аллаһыбыз теләсә, тиздән дин кардәшләребез олуг сәфәргә кузгалачак. 16 майда Татарстаннан беренче дүрт төркем юлга чыга. Һәр төркемдә 50гә якын кеше. Төркемнәрне гарәп телен, Согуд Гарәбстанының кануннарын белгән, дини белемгә ия булган хәзрәтләребез озата бара. Алар хаҗ кылу өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра. Хаҗилар белән бергә 20 табиб та бара. Алар мөселманнарга тиешле ярдәм күрсәтә һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итә алачак», – дип сөйләде Равил хәзрәт.

Татарстаннан хаҗ кылучыларның иң зур төркеме 450 кешедән тора. Бу төркем сәфәргә 17 майда кузгалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot