news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Вилена Хикмәтуллина Төркиядә узган «TV Start» фестивалендә уңышка иреште

Форум Россия һәм Ауропа киңлегендә дини белем бирүнең үсеш перспективаларын һәм кыенлыкларын карауны максат итеп куя

(Казан, 12 октябрь, “Татар–информ”). Төркиядә узган «TV Start» III Халыкара телевизион балалар иҗаты фестивале финалында “Татарстан гүзәле” студиясендә шөгыльләнүче Вилена Хикмәтуллина уңышлы чыгыш ясады.
Фестивальдә Англия, Латвия, Литва, Грузия, Молдавия, Голландия, Болгария, Төркия, Украина һәм Россиядән 25 конкурсант катнашты. Конкурс 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге өч яшь категориясендә узды. Әлеге дәрәҗәле конкурста Татарстан Республикасын 4 яшьлек Вилена Хикмәтуллина тәкъдим итте. Әле яшь булуына да карамастан, аның титуллары бик күп. Ул “Татарстанның нәни гүзәле–2009” VIII матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсының финалисты, Мәскәүдә узган «Best Child Model of Russia-2009» милли балалар конкурсының җиңүчесе. Моннан тыш, Болгариядә узган «Best Child Model of the World-2009» Халыкара конкурсында ул “Конкурс грациясе” махсус номинациясен алды, «Emoestet» компаниясенең йөзе булды һәм үз категориясендә “Дөньяның иң яхшы подиум моделе” исемен яулады.
«TV Start-2009» Халыкара телевизион балалар иҗаты фестивалендә Вилена Хикмәтуллина “Фотомодель” номинациясендә гран–прига һәм “Вокал” номинациясендә беренче урынга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100