news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан утыздан артык студент халыкара кулинария бәйгесендә катнашырга тели

Асия Тимирясова абитуриент һәм студентларның милли кухняга карата кызыксынуы елдан-ел арта баруын билгеләп узды.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 27-28 февраль көннәрендә “Казан” халыкара ипподромында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара кулинария бәйгесе үтәчәк. Белем бирү оешмаларыннан 30 дан артык катнашучы инде конкурста катнашырга теләген белдергән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова хәбәр итте.

“Бүгенге көндә 30 дан артык катнашучы теркәлде. Бу Казан һәм республиканың 15 районыннан белем бирү оешмалары вәкилләре. Кызыксыну зур”, - дип белдерде Асия Тимирясова.

Ул үзе җитәкләгән уку йортының инде 15 ел кунакчыллык һәм җәмәгать туклануы индустриясе өчен кадрлар әзерләү белән мәшгуль булуын әйтте. “Бу конкурста без җәмәгать туклануы өлкәсендә белем бирү оешмалары студентлары арасында һөнәри бәйге оештыру өчен җаваплы. Мондый конкурслар үткәрү һәрвакыт студентларда һөнәри компетенцияләре артуга, ә нәкъ менә милли кулинария конкурсын уздыру милли кухня идеяләрен популярлаштыруга китерә. Милли кухня – милли мәдәниятнең милли бәйрәмнәре, фольклоры кебек үк мөһим элемент”, - ди Асия Тимирясова.

Ул абитуриент һәм студентларның милли кухняга карата кызыксынуы елдан-ел арта баруын билгеләп узды. Моны ул Татарстанда туризм актив үсеш алуы белән аңлатты. “Җәмәгать туклануы предприятиеләре дә туризмга юлдаш булып тора, ә алар югары әзерлекле кадрлар таләп итә. Шуңа күрә ихтыяҗ булганда, яшьләр яхшы гына эшкә урнаша алуын аңлап, шушы юнәлешләр буенча белем алырга бара”, - ди ректор.

Асия Тимирясова Милли кулинария елы кысаларында берничә чара уздырырга ниятләүләрен әйтте. Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе белән берлектә, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрергә җыеналар. Кунакчыллык индустриясендә бүгенге проблемалар буенча фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100