news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан тыл хезмәтчәне Мәрьям Садыйкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Татарстанның Буа районыннан тыл хезмәтчәне Садыйкова Мәрьям Гали кызы апрель аенда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мәрьям Гали кызы 1926 елның 5 апрелендә Буа районының Кайбыч авылында туа. Мәктәптә укый. Сугыш башланганда «Маяк» колхозында терлекче булып һәм төрле эшләрдә эшли. «Знамя» район газетасында аның турында язмалар чыга», - дип сөйлиләр матбугат хезмәтендә.

Мәрьям Садыйкованың Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей бүләкләре бар. Ул авылда дини кеше һәм гаилә учагын саклаучы буларак билгеле. Олы яшьтә булуына карамастан, тыл хезмәтчәне чәчәк үрчетү һәм китап уку белән мавыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot