Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан тугыз вәкил Мәскәүдә ата-аналар комитетлары съездында катнаша
Татарстанның тугыз вәкиле 7–8 сентябрь көннәрендә Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә узачак Ата-аналар комитетларының II Бөтенроссия съездында катнашачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Россиянең 89 төбәгеннән 600 делегатны, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетия вәкилләрен берләштерәчәк.
Съездда Татарстан исеменнән Уруссу гимназиясеннән Наталия Никитина, Питрәчнең «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасыннан Мария Никифорова һәм Бөгелмәнең аерым фәннәрне тирәтен өйрәнүче 3 нче мәктәбеннән Анастасия Рузавина чыгыш ясаячак.
Делегация составына шулай ук республика ата-аналар комитеты вәкилләре Татьяна Певгова, Елена Кружкова, Кристина Кучаева, Альбина Мөстәкыймова, Олеся Нестерова һәм Наталья Фролова керде.
Съезд эшендә мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының ата-аналар комитетлары вәкилләре, шулай ук төбәк һәм муниципаль комитет рәисләре, әгъзалары һәм ата-аналар берлеге белән хезмәттәшлек итүче белгечләр катнашачак.
Очрашуның төп темасы — ата-аналар хәрәкәтен үстерү һәм гаиләләрнең белем бирү оешмалары, дәүләт белән үзара хезмәттәшлеге.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз