news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан тарихчы Альберт Борһанов Санкт-Петербург татарлары белән очрашкан

Татарстаннан тарихчы Альберт Борһанов Санкт-Петербург татарлары белән очрашкан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Санкт-Петербургның Татар милли үзәгендә Татарстаннан килгән тарихчы, төбәкне өйрәнүче Альберт Борһанов белән очрашу булган. Танылган тарихчының лекциясен тыңларга якынча утыз кеше килде, дип яза «Питер.татар» порталыннан Максим Кузнецов.

«Альберт Борһанов – археологиягә һәм җирле тарихка багышланган шактый күп мәкалә һәм китаплар авторы. Төрле вакытта ул Төрекмәнстан фәннәр академиясенең Тарих институтында, Татарстан дәүләт гуманитар-педагогик университетта, Казан федерал университетында, Татарстан Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшләгән, Әфганстанда хезмәт иткән. Хәзер ул Татарстан Республикасы краеведлары җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессында краеведлар белән эш алып бара, «Туган җир» журналы баш мөхәррире дә була. Ул – Татарстанда да, аның чигеннән тышта да танылган татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе», – диелә хәбәрдә.

Фото: «Питер татар.» порталы

Санкт-Петербургның татар җәмгыятенә татар галимен меценат Шамил Алюшев таныштырды, аннары Альберт Борһановны җәмәгатьчелеккә Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле урынбасарының вазифаларын вакытлыча башкаручы Дамир Сабиров таныштырды.

«Хөрмәтле кунакка Төньяк башкаласында яшәүче татар активистлары белән танышырга бик кызыклы булды, аның да чыгышы Санкт-Петербург татарларында зур кызыксыну уятты. Үз чыгышында тарихчы төбәк тарихын уку, үз милләтеннән булган танылган шәхесләр белән очрашу мөһимлеген ассызыклады», – диелә хәбәрдә.

«Россия – Киев Русе варисы гына түгел, Алтын Урда варисы да. Шуңа күрә Россиядә, Урта Азия илләрендә дә борынгы төрки халыклар мәдәнияте ядкярләренә игътибар бирергә кирәк, аларны онытырга ярамый», – дип исәпли Альберт Борһанов. Беренче лекциясеннән соң ул Санкт-Петербург татар җәмәгате вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессыннан дипломнар тапшырган.

Татарстаннан галим белән очрашуның беренче өлешеннән соң рәссамнар күргәзмәсе ачылган. «Татар милли үзәгендә скульптор Винера Абдуллина, рәссамнар Сания Бәхтиярова, Эльмира Мостафина, Илдус Вахитов, Эльвира Гыйззәтуллина, Роберт Миф һәм башкаларның эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмә ачылышында Альберт Борһанов, Дамир Сабиров, Санкт-Петербург татар җәмгыяте тарихчысы Рәхим Теләшов чыгыш ясады», – дип хәбәр итә «Питер.татар» порталы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100