news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан тагын 4 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә чакырылачак

Республикада чакырылыш кампаниясе башланды

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). ТР хәрби комиссары Сергей Погодин журналистларга хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хәрби хезмәт узарга Татарстаннан 4 меңнән артык егет җибәреләчәк. 

Чакырылыш кампаниясе бүген, 1 октябрьдә, башланды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.  "Октябрь-декабрьдә Татарстанда чакырылыш комиссияләренә 20 меңнән артык кеше чакырылырга, шуларның 4 меңнән артыгы гаскәрләргә озатылырга тиеш. Чакырылыш пунктларыннан хезмәт итү урыннарына озату ноябрьнең беренче ункөнлегендә булачак", - дип белдерде Погодин. Аның сүзләренчә, быел, элеккеге кебек үк, 18 дән 27 яшькәчә хәрби исәптә торган яки торырга тиешле, хәрби хезмәттән азат ителмәгән яки кичектерелмәгән ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты - бер ел. Көз көне, беренче чиратта, югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, агымдагы елда диплом алган егетләр чакырылырга тиеш.

"Язгы чакырылыш вакытында без ахырга кадәр югары һәм урта белемле гражданнарны чакыруны тулысынча тәэмин итә алмадык. Чакырылыш комиссияләре агымдагы елны вуз тәмамланган 5565 кешенең 1292 сен гаскәрләргә озату турында карар кабул иткән. Яз көне аларның 1227 се җибәрелгән иде. Урта һөнәри белем бирү йортларын бетергән 5267 кешенең 2313е озатылачак, 1630 җибәрелгән. Вуз тәмамлаган 70 һәм урта махсус уку йартларын бетергән 683 кеше имтиханнарын һәм диплом эшләрен соң тапшыру, сәламәтлекләре начар булу аркасында җибәрелмәгән. Вуз тәмамлаган 417 һәм урта махсус уку йортларын бетергән 471 кеше өстәмә медицина тикшерүен тәмамлый алмаган. Әлеге егетләр контрольда һәм көзге-кышкы чорда беренче чиратта гаскәрләргә озатылачак", - дип аңлатты ТР хәрби комиссары.

Армиягә чакырылучыларның күбесе - 41 проценты Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 20 процент Хәрби диңгез флотында хезмәт итәчәк, 9 процент - Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, 8 процент РФ Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләренә, 3,6 процент Хәрби һава көчләренә һәм башкаларга озатылачак.

Погодин аңлатып узганча, 2014 октябрь-декабрь айларындагы чакырылыш вакытында дүрт хәрби-исәп белгечлекләре буенча 1146 егет гаскәрләргә озатылачак. Шулай ук быелгы көздә Президент полкы һәм Мәскәүнең аерым Преображение полкына 15 әр татарстанлы озатыла. Ярдәмче хәрби частьларга 1,5 мең граждан җибәрелә.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100