Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан штурман кыз Запорожье АЭСыннан ерак түгел беспилотник бәреп төшергән
Алга хәрби кушаматлы штурман кыз Коба, Храмец, Паломник, Немой, Пряник, Каспер позвынойлы хезмәттәшләре белән Энергодар һәм Запорожье АЭСыннан ерак түгел беспилотник бәреп төшергән. Бу процессның видеосын сенатор, «Барс-Сармат» спецназы командиры, җитәкчесе Дмитрий Рогозин үзенең телеграм-каналында чыгарды. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча, кыз Менделеевскидан.
«12 сәгать 17 минутта «Барс-Сармат» пилотсыз системалары хәрбиләре Энергодар (Запорожье АЭСы) янындагы 345-нче ДШПның «Пряник» һава һөҗүмнәреннән саклану (ПВО) расчеты белән берлектә Лелека-LR (Army of Drones) беспилотнигын күреп, бәреп төшерде. LR Лелеканы бәреп төшерү өчен беренче омтылыш уңышсыз булып чыкты, чөнки ПВО расчетының mAh аккумулятор батареясы җитмәде. Икенче омтылыш – уңышлы. Лелека LR бәреп төшерелде», – дип язган Рогозин постта.
Рогозин сүзләренчә, Лелека LR кирәкле шифрлау алгоритмнары булган берничә элемтә каналына ия. Аның очу биеклеге – 1,5 мең метр, ә иң күбе - 2 мең метр. Иң югары тизлеге – 32 м/с. Крейсер тизлеге 22 м/с. Очып китү авырлыгы – 8,7 кг. Файдалы йөкләнеш авырлыгы – 600 гр.
«Дошманның иң яңа дронын табып юкка чыгара алган расчет составы: Алга (штурман, кадрда аның тавышы барыннан да ныграк ишетелә), Коба, Храмец, Паломник, Немой, Пряник, Каспер. Барлык егетләр һәм хәрби кыз – афәрин!», – дип өстәгән Рогозин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз