news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Сингапурга бизнес-миссия оештырылачак

Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Сингапурның “Энтерпрайзис Интернешнл” компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында килешенгән

Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Киләсе елның мартларында Татарстаннан Сингапурга бизнес-миссия оештырылачак. Ул “Татнефть”, “Казан оргсинтез”, “Түбәнкама нефтехим” җәмгыятьләре һәм инфокоммуникация технологияләре буенча компанияләр вәкилләрен эченә алачак. Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Сингапурның “Энтерпрайзис Интернешнл” компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында килешенгән. Әлеге хәбәрне бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин җиткерде. Журналистлар белән очрашу РФ делегациясе составында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең IV Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланды.

Марат Сафиуллин аңлатуынча, “Энтерпрайзис Интернешнл” Сингапур компанияләренең чит илгә инвестицияләр салу мәсьәләләрен көйли. Алар безнең республикага инвестицияләр салу, Татарстанның эре компанияләре проектлары, аларда катнашу мөмкинлекләрен карау өчен бизнес-миссияләр оештыру белән кызыксынуын белдергән. Марат Сафиуллин Татарстан бизнес-миссияләренең тармак һәм тематик характерда оештырылачагын искәртте. Сингапурда безнең эшлекле даирә вәкилләрен генә түгел, киләсе елның беренче кварталында муниципаль хезмәткәрләрне дә көтәләр. Алар биредә квалификация күтәрәчәк. Муниципаль идарәчеләр исемлеге ТР Президенты Аппараты тарафыннан төзелә.

Татарстан Россия-Сингапур форумының беренче елларыннан ук актив катнаша. Быелгысын, Марат Сафиуллин, республика өчен нәтиҗәле форумнарның берсе дип бәяләде. Моны уздырылган күпсанлы очрашулар, имзаланган мөһим килешүләр раслый. ТР Хөкүмәте белән Сингапурның Инфокоммуникацияләр үсеше буенча агентлыгы арасында имзаланган килешү Электрон Хөкүмәт, электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү, электрон мәгариф, иминлекнең электрон системалары өлкәләрендә хезмәттәшлекне күздә тота. “Электрон Татарстан” системасын үстерү буенча стратегик мастер-план төзүдә Сингапур экспертларын җәлеп итү ниятләнә. Икътисад министры ассызыклаганча, бу юнәлешләрдә хезмәттәшлекне ныгыту республикага алга таба хәрәкәт итәргә булычашачак.

Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы белән ТР Хөкүмәте арасында төзелгән килешү исә Татарстан кадрларына үз вакытында һәм масштаблы итеп уку процессын оештырырга ярдәм итәчәк. Ли Куан Ю исемендәге Сәяси тикшеренүләр мәктәбе белән төзелгән документ, бердән, андагы әйдәп баручы галим-мөгаллимнәрне безнең уку йортларына чакырырга ярдәм итсә, икенчедән, “Алгарыш” программасы нигезендә аспирант, муниципаль хезмәткәрләрне Азия иленә стажировкага җибәрү мөмкинлеге тудыра. 2004 елда төзелгән бу мәктәп лидерларның яңа буынын әзерләү, яңадан укыту өчен махсуслашкан.

Сингапур Хөкүмәтенең Инвестиция корпорациясе җитәкчелеге белән очрашу вакытында Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү хакында килешенгән. Бу корпорациянең бүген РФ Хөкүмәте белән актив хезмәттәшлек итүе мәгълүм. Сингапур “могҗизасы” авторы, Министр-остаз Ли Куан Ю, шулай ук Өлкән министр Го Чок Тонг Татарстан Хөкүмәте башлыгы белән очрашулары вакытында киләсе елга Татарстанга киләчәкләрен ышандырган. Өлкән министр Го Чок Тонг безгә 2010 елның җәендә Россиягә сәфәре вакытында килергә ниятли. Шул вакытта ул Сингапур компанияләре бизнес-миссиясен дә оештырып, шул юл белән ике төбәк компанияләре арасында хезмәттәшлекнең юнәлешләрен киңәйтергә өметләнә.


“Хәлиткеч килешүләр имзалану, инфокоммуникацияләр, мәгариф һ.б. өлкәләрдә республикага югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр”, -дигән ышаныч белдерде икътисад министры Марат Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100