news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Рубежноега йортларны торгызу өчен 11 кубометр төзелеш материалы китерделәр

Татарстаннан Рубежноега йортларны торгызу өчен 11 кубометр төзелеш материалы китерделәр
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов белән Рубежное шәһәре хакимиятенә төзелеш материаллары тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Буа районы җыйган йөк составында 11 кубометр сыйфатлы агач материалы бар, алар торак йортларны ремонтлау һәм торгызу өчен билгеләнгән.

«Безнең өчен Татарстанның ярдәме бәяләп бетергесез. Буа районына көзге-кышкы чор алдыннан ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез», – дип Рубежное администрациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Зимницкий Буа башлыгына рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot