Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан Россия Герое Дамир Гыйлемхановның әтисе вафат булган

Татарстаннан Россия Герое Дамир Гыйлемхановның әтисе Рәшит Гыйлемханов вафат. Бу хакта геройның әнисе Ленария Гыйлемханова социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Ул ире һәм улының фотосурәте белән пост урнаштырган һәм «Сез очрашкансыздыр инде, кадерлеләрем», - дип язган
«Татар-информ»га билгеле булганча, Рәшит Гыйлемханов көчле авырудан Израильдә вафат булган.
Ленария Гыйлемханова «Татар-информ»га иренең Эчке эшләр министрлыгы ветераны булуы турында сөйләгән иде. Әти кеше улын югалтуны бик авыр кичерде һәм интервьюдан баш тартты.
Узган елда Рәшит Гыйлемханов «Герой атасы» фотопроектында катнашты. Ул мәрхүм улының портреты белән фотога төште.
«Сез һәрвакыт минем белән горурланачаксыз», – бу сүзләр хәзер минем улымны гәүдәләндерә. Һәм без аның белән горурланабыз», – дип язган иде геройның әтисе фотография астына.
Дамир Гыйлемханов 2022 елның 7 мартында һәлак булды. Аңа 22 яшь иде. Ул механик-йөртүче вазифасында Т-72Б1 танкында була. Экипаж командир – шулай ук Татарстан егете Дамир Исламов һәм Амур өлкәсеннән наводчик Иван Цевуннан торган. Танкистлар бронегруппа составында дошманның ныгытылган районнарын штурмлый. Алар Украинаның озак вакытлы ут ноктасын һәм унлап хәрбиен юк итә. Ләкин яу барышында дошман танкка «Молотов коктейле» белән ут төртә.
Экипаж утны сүндерә һәм яңадан көрәшкә ташлана. Юлларында дошманның берьюлы биш танкы пәйда була. Дамир Гыйлемханов һәм аның хәрби иптәшләре дүрт танкны юк итә, әмма бишенчесе аларга карата көчле һөҗүм ясый – танкның бөтен экипажы һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз