news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда Олег Морозов җиңде

Исемлектә 439 мең 149 сайлаучы булган.

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда Олег Морозов җиңде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда Түбән Кама бер мандатлы округы буенча сенатор Олег Морозов иң күп тавыш җыйган. Аның өчен 279 мең 448 сайлаучы тавыш биргән, бу 73, 42 процент тәшкил итә. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Ул исемлектә 439 мең 149 сайлаучы булганын әйтте. Барлык сайлаучыларның 86, 69 проценты катнашкан.

Альберт Яһүдин өчен 35 мең 526 кеше (9,33 процент) тавыш биргән. Илнар Сыраев 6,83 процент, Николай Барсуков һәм Андрей Колосов 3,77 һәм 3,72 процент тавыш җыйганнар.

Парламентка тагын бер кандидат Михаил Стражников өчен 2,3 процент сайлаучы үз тавышын биргән.

«Бу сайлау кампаниясендә 14 территориаль сайлау комиссиясе, 540 участок комиссиясе эшләде. Аларның барысы да үз хисапларын җиткерде», — диде Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100