Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстаннан РФ Федерация Советы әгъзасы Әгъзам Гобәйдуллин Беларуська барачак
^Татарстаннан РФ Федерация Советы әгъзасы Әгъзам Гобәйдуллин Беларуська барачак
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). 19 мартта Федерация Советы әгъзасы – ТР дәүләт хакимиятенең башкаручы органы вәкиле Әгъзам Гобәйдуллин РФ Федерациясе Советы делегациясе составында Беларусь Республикасы Президенты сайлауларында күзәтүче сыйфатында катнашачак.
Делегация Белоруссиягә 17 мартта ук киләчәк. Бу көнне РФ Федерация Советы әгъзалары Белоруссиядәге Россия Илчелегендә булачак. Моннан тыш, сенаторлар БР Милли җыены Республика Советы бинасында коллегалары һәм Белоруссия Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белән очрашачак.
Икенче көнне Россия парламентының югары палатасы әгъзалары Минскида берничә сайлау участогында булачак, БР Президентына кандидатның республика штабы җитәкчесе Александр Милинкевич белән очрашачак. Сенаторлар шулай ук БДБ Башкарма комитетында булачак, Могилев шәһәрендә җирле өлкә башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашачак. 19 мартта сенаторлар күзәтүчеләр сыйфатында сайлауларда катнашачак, ә 20 мартка Республика сараенда БР Президенты сайлауларына багышланган матбугат конференциясендә катнашу планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз