Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан Раил Нургалиев XVI Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры булды
Бүген Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмнең баш батыр исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр бил алышты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы
Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп бүләкне – автомобиль ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз