news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Олимпиадага барачак спортчыларның саны билгеле булды

Карьералары республика белән бәйле 10 спортчы Уеннарга җыена.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак Олимпиадада Татарстаннан 5 спортчы яклаячак. Моннан тыш карьералары республика белән бәйле тагын биш спортчы Уеннарга әзерләнә.

9-25 февральдә узачак Олимпиадада Россиянең 169 спортчысына катнашу рөхсәт ителде. Алар нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак.

Татарстан вәкилләре: чаңгы ярышларында – Анна Нечаевская белән Андрей Ларьков, сноубордта – Владислав Хадарин һәм Милена Быкова, фигуралы шууда Евгения Тарасова. “Ак Барс” хоккейчысы Владимир Ткачев ил җыелмасына кертелмәсә дә, әлегә запастагы уенчы буларак Олимпиадага әзерләнә.

Уеннарда катнашачак Россия спортчылары арасында спортка беренче адымнарын Татарстанда ясаучылар да бар. Алар – Динар Хафизуллин (хоккей), Руслан Сәмитов (бобслей), Лиана Ганиева, Ольга Сосина һәм Фәнүза Кадыйрова (хоккей).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100