news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан өч объект Россия халыклары мәдәнияте антологиясенә кергән

Татарстаннан өч матди булмаган мәдәни объект Халык мәдәнияте антологиясе кысаларында Санкт-Петербургта тәкъдим ителгән.

Татарстанның мәдәни ресурслар үзәге хәбәр итүенчә, алар барысы да матди булмаган мәдәни объекты реестрын формалаштыру буенча федераль экспертлар советы тарафыннан каралган.

Россия халыкларының 100 матди булмаган мәдәни объекты арасында «Россия бәйрәмнәре» бүлегендә Казан арты рус авыллары бәйрәме һәм кичке уены буларак «Каравон» тәкъдим ителгән. «Россия халыкларының традицион һөнәрләре технологиясе» бүлегенә «Казан җөе» – күнне тоташтыру буенча татар традицион техникасы кергән. «Традицион һөнәрләр технологиясе. Традицион текстиль» бүлегендә Рус Никольское авылының традицион киемнәре урнаштырылган.

Россия халыкларының 100 матди булмаган мәдәни объекты арасында йолалар һәм бәйрәмнәр, эпик әсәрләр, халык һөнәрләре, җырлы һәм биюле традицияләр кергән. Объектлар арасында – алтай тамак көйләве, казакларның эпик җырлары, «Симд» осетин биюе һәм башкалар бар.

Фольклорчы галимнәр, традицион мәдәният белгечләре, халык иҗаты буенча методик үзәк җитәкчеләре, региональ министрлар сирәк очрый торган архив фоторәсемнәрен, экспедицияләр фотохроникасын, традицияне саклаучыларның иҗади чыгышларын күрделәр.

Әлеге объектларның «Халык мәдәният антологиясе» проекты керүе турында таныклык Мәдәни ресурслар үзәгенең директор урынбасары Гөлназ Латыйповага тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100