Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан өч команда Мәскәүдә «Роботлар көрәше» финалында чыгыш ясаячак
Татарстаннан өч команда Мәскәүдә «Роботлар көрәше» финалында чыгыш ясаячак. Катнашучылар 1,5 килограммга кадәр авырлыктагы мини-роботлар категориясендә җиңү өчен көрәшәчәк. Бу хакта РФ Цифрлар министрлыгы хәбәр итә.
Халыкара чемпионатның финалы 13 декабрьдә Мәскәүдә узачак. Анда профессиональ инженерлар, техник югары уку йортлары студентлары һәм бөтен дөньядан робот техникасын яратучылар очрашачак. Ярышларда Россия, Кытай, Иран, Һиндстан, Бразилия һәм Тунис командалары катнаша.
«Москино» кинопаркы манежында сайлап алу турларын узган 32 команда көч сынашачак. Алар арасында иң көчлеләр финал ярышларда очрашачак.
Турыдан-туры трансляцияне сылтама аша карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз