news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстаннан Нияз Билалов Универсиадада бронза медаль яулады
Чаллыдан 100 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясаучы дзюдочының ике ел элек Универсиада медаленә лаек булганы бар иде инде.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Тайбэйда уза торган җәйге Универсиадада дзюдо ярышларында Чаллы спортчысы, 22 яшьлек Нияз Билалов бронза медаль яулады.
Өченче урын өчен барган көрәштә Нияз Билалов Польша спортчысы Томаш Доманскийдан өстен чыкты. 100 килограммга кадәр чыгыш ясаучы Нияз Билаловның ике ел элек Универсиада медаленә – “бронза”га лаек булганы бар иде инде.
Тайбэйда шимбәдә ачылган Универсиада 30 августта төгәлләнә. Анда 22 спорт төрендә 275 комплект медаль өчен 142 илдән килгән спортчы көч сынаша. Россия данын 348 спортчы яклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot