Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә азык-төлек, медикаментлар һәм автомобиль илткәннәр
Волонтер-эшмәкәрләр Яңа Чишмә районыннан мобилизацияләнгәннәргә Херсон өлкәсенә, Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар йөкнең чираттагы партиясен илтеп тапшырды. Бу хакта Яңа Чишмә районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Абыйлы-энеле Александр Евгеньевич һәм Александр Викторович Козловлар, Ришат Ситдыйков, Геннадий Котов, Евгений Козлов һәм Алексей Трондин гуманитар йөкне хәрбиләрнең ихтыяҗына карап җыйды.
Йөк 6 тонна булган. Волонтерлар хәрбиләргә генератор, бензин пычкысы, азык-төлек, медикамент, тепловизор, шулай ук туганнарыннан һәм якыннарыннан исемле посылкалар алып килгән. Фермер Николай Козлов хәрбиләр өчен Chevrolet Niva автомобилен сатып алган һәм тапшырган.
Район хакимияте, эшмәкәр, фермер һәм муниципалитетта яшәүче битараф булмаган кешеләр гуманитар ярдәм җыюда катнашкан. Хәрбиләр якташларына сәлам әйткән һәм тиздән Җиңү яулап кайтырга вәгъдә иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз