news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр якташлары өчен видео яздырган

Татарстаннан мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр якташларына видео мөрәҗәгать яздырган. Берничә хәрби алгы сызыкта аларның көнкүреше ничек оештырылганлыгын күрсәтә.

«Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрдән сәлам. Монда позициядә безнең барысы да яхшы. Ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, иптәшләр ярдәм итә, булыша», – дип сөйли хәрбиләрнең берсе.

Хәрбиләр душ һәм мунчаны күрсәтә. Аларны ир-егетләр кул астында булган материаллардан эшләгән. Материалларны волонтерлар гуманитар ярдәм буларак алып килгән.

Роликта хәрбиләр республиканың фронтта тәэмин итүдә ярдәм итүче кешеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Кадрларда күренгәнчә, мобилизацияләнгән кешеләргә гуманитар ярдәм җитәрлек күләмдә килә. Алар төшке ашларын күрсәттеләр: тушенка, аш, икмәк, йомырка. Складларда җәйге форма, шәхси гигиена әйберләре, аяк киеме бар.

Татарстаннан мобилизацияләнгән хәрби сүзләренчә, бу авыр вакытта илебез өчен иң мөһиме – бердәмлек.

«Хәзер барыбыз бергә булырга тиеш. Хәрби иптәшләребез белән иңгә-иң куешып. Илебез, Ватан өчен көрәшергә һәм фашизмны җиңәргә. Җиңү безнеке булачак! Бездә «артка» дигән сүз юк, бездә бары тик «алга» гына бар!», – дип сөйли хәрбиләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100