news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарга 350 бәлеш һәм 200 кг пилмән тапшырдылар

Казан танк училищесы полигонында әзерлек үтүче мобилизацияләнгән татарстанлыларга 350дән артык бәлеш тапшырдылар. Аларны Россия Хатын-кызлар берлеге төбәк бүлегенең «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә торган «Әнием бәлешләре» республика акциясе кысаларында Питрәч һәм Аксубай районнары хатын-кызлары пешергән.

Узган ялларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә мобилизацияләнгән гражданнарга «Ярдәм» хәйрия фонды исеменнән 100 бәлеш, Марий Эл Республикасы хатын-кызлары әзерләгән 200 килограммга якын пилмән һәм 20 газ горелкасы тапшырды. Бу хакта «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100