news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан махсус хәрби операция ветераны «Абилимпикс»ның абсолют чемпионы булды

«Абилимпикс»ның абсолют чемпионы булып Татарстаннан махсус хәрби операция ветераны Артур Шабакаев танылды. Ул чемпионат ярышларында иң күп балл җыйды.

Чемпионатта федерациянең 86 субъектыннан 600дән артык махсус хәрби операция ветераны үзләрен лаеклы күрсәтте. Алар 21 компетенциядә – массажисттан алып буяучыга һәм БПЛА операторына кадәр чыгыш ясады. Чемпионат кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм катнашучылар белән дискуссияләр узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot