news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан махсус операциядә катнашучылар салым бурычлары булса да социаль ярдәм алачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм алачак. ТР Дәүләт Советы кабул иткән законны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Үзгәрешләр «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Татарстан Республикасы законына кертелә. Алар закон басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була.

Салымнар буенча бурычлар Россия Хәрби көчләре сафларына мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар - үз теләге белән хезмәт итүчеләр берләшмәләренә керү турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр, РФ илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә социаль ярдәм чараларын алу өчен каршылык тудырмаячак. Моннан тыш, бу татарстанлыларның ата-аналары, хатыннары һәм балигъ булмаган балалары искәрмә булып тора.

ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100