news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан махсус операциядә катнашучы пауэрлифтинг буенча дөнья рекордын куйды

Татарстаннан махсус операциядә катнашучы пауэрлифтинг буенча дөнья рекордын куйды
Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте

Санкт-Петербургта Дөнья Кубогында Татарстанның Биектау районыннан махсус хәрби операциядә катнашучысы Сергей Разваляев ике тапкыр дөнья чемпионы булды һәм берьюлы дүрт рекорд куйды: дөнья, Европа һәм ике Россия рекорды.

Ул 82,5 килограммнан артык үлчәмдә чыгыш ясады, башта 75 килограммга кадәр үлчәмдә ярышырга планлаштырган иде.

«Сергей өч номинациядә көрәште, һәм һәрберсендә искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Сергей, син чын герой, безнең яшь буын спортчылар өчен үрнәк. Котлыйбыз!», – дип шәрехләде җиңүне район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Видео: ТР Биектау районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot