news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан махсус операция ветераны Сергей Лавровка үз проектын тәкъдим итте

Татарстаннан махсус операция ветераны үз проектын РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка һәм статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилевага тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәл форматындагы очрашу Мәскәүдә уза торган «Бергә җиңәрбез» форумында узды.

Ветеран Владимир Смирнов быел «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында социаль координатор булды. Ул кече шәһәрләрдә махсус операция ветераннары арасында адаптив спортны үстерү буенча үз проектын тормышка ашыра башлады.

«Бөгелмәдә Владимир, авыр җәрәхәтләр алган ветераннарны берләштереп, утырып уйный торган волейбол командасын җыйды. Дәресләр атнага өч тапкыр җирле спорт комплекслары базасында уза. Аның инициативасы белән Бөгелмәдә адаптив спорт яңа дәрәҗәгә чыкты, ә команда үзе «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» кебек төбәк ярышларында актив катнашты», – дип сөйләделәр «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалында.

news_right_1
news_right_2
news_bot