Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан махсус операция ветераны фельдшерлыкка укыячак һәм агрофирмага эшкә кайтачак
Татарстанның Азнакай районыннан махсус хәрби операция катнашучысы Игорь Газизуллин контракт нигезендә бер ел Херсон өлкәсендә хезмәт иткән. Каты яраланганнан соң өченче төркем инвалид булган. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткач, ул «Россия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
«Махсус операциягә киткәнче «Азнакай» агрофирмасында терлекче булып эшләдем. Сәламәтлек аркасында элеккеге эш урынына тиз генә кайтып булмады», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Мәшгульлек үзәге белгечләре ветеранның теләкләрен тыңлаган һәм аңа һөнәри белем алуның берничә вариантын тәкъдим иткән. Ветеран дүртенче разрядлы сакчыга укырга булган. 2025 елның сентябрь азагында ир-ат «Витязь» шәхси сак предприятиесенә эшкә урнашкан. Ул биредә инде өч айдан артык эшли.
«Бу эштә миңа күп хәрәкәтләнергә туры килә, көненә 15 километр ара узам. Минем аягым имгәнгән, шуңа күрә күп йөрү авыр. Махсус операция катнашучылары белән очрашуда Азнакай районы башлыгы миңа элеккеге эшемә ветеринар булып кайтырга тәкъдим итте. 2026 елда фельдшерлыкка укыячакмын. Квалификацияне арттырганнан соң үземнең агрофирмага кайтачакмын», - диде Газизуллин.
Игорь Газизуллин Мәскәү югары уку йортында читтән торып укыячак. Уку ике елдан артык дәвам итәчәк. Ир-ат агрофирмага эшкә кайта алуына бик шат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз