Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан машина йөртүче Самара өлкәсендә юл фаҗигасына юлыккан
Бәрелешкән транспорт чараларын йөртүчеләр аек булган.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә зур юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча матбугат хезмәте.
Фаҗига бүген10 сәгать 30 минутта М5 трассасының 1124 километрында булган. «МАН» йөк машинасының 58 яшьлек йөртүчесе грейдерны узып киткәндә аның прицебы шуып, автомобиль каршы яктан килүче шундый ук маркалы йөк машинасы белән бәрелешкән. Шуннан соң фура грейдерга һәм йөк машинасы «Мерседес»ка килеп кергән. Әлеге һәлакәткә шулай ук«Газель» йөртүче Татарстан кешесе дә эләккән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә «Мерседес» йөртүчесе урында ук үлгән. Фаҗигага сәбәпче булырдай кеше госпитализацияләнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бәрелешкән транспорт чараларын йөртүчеләр аек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз