news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Лисичанскиның яшь гаиләләренә ярдәм илттеләр

Татарстаннан Лисичанскиның яшь гаиләләренә ярдәм илттеләр
Фото: Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Луганск Халык Республикасына чираттагы гуманитар миссия белән килде. Бу юлы, хәрбиләргә ярдәмнән тыш, балалы яшь гаиләләр өчен беренчел кирәк-яраклар: балалар ризыгы, подгузник, кием-салым, уенчык, шулай ук салфетка һәм башка кирәк-яраклар җыелды.

Гуманитар йөк балалар бакчалары арасында бүленәчәк, әйберләрнең бер өлеше аеруча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен Лисичанск шәһәре администрациясенә тапшырылачак.

Эдуард Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, Лисичанск һәм Рубежноега ярдәм даими күрсәтелә, ул җирле халык һәм администрация ихтыяҗларын исәпкә алып, шефлыктагы шәһәрләр кураторы, Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин координациясе белән формалаштырыла.

Гуманитар йөк җыюда эшмәкәрләр, волонтерлар, шулай ук республиканың битараф булмаган халкы катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100