news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Лисичанскига һәм Рубежноега татлы бүләкләр китерделәр

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасыннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Яңа ел бүләкләре җыелмалары китерелде.

Бүләкләр Луганск Халык Республикасына Татарстан Рәисе инициативасы белән җибәрелде, «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне оештырды.

Балалар өчен бүләкләр традицион Яңа ел тәм-томнары белән бәйрәмнең үзгәрешсез символы булган мандариннан тора.

«Яңа ел шатлыгы, еш кына вак-төяккә дә бәйле. Безнең барыбыз өчен дә - татлы бүләкләр һәм мандарин бәйрәмнең аерылгысыз атрибуты һәм Татарстан Республикасының битараф булмаган халкының җылылык һәм кайгырту символы ул», - дип билгеләп үтте Фәнил Әһлиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot