Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное укучыларына 2 меңнән артык рюкзак җибәрелә
Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдәге һәр укучы Белем көненә бүләк алачак. Бүләкләр «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге эгидасы астында оештырылган гуманитар колонна составында җибәрелә. Йөкнең гомуми авырлыгы – 105 тоннадан артык (6 фура).
Алынган мәгълүматка караганда, мәктәп җыелмалары белән ике фура юл тотачак. Канцелярия кирәк-яраклары тутырылган 2050 рюкзак Луганск Халык Республикасына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында җибәрелә. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырыла. Җыелмалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәрен исәпкә алып җыелган, шулай ук дәреслекләр партиясе сатып алынган. Укытучылар өчен канцелярия товарлары белән 230 папка әзерләгәннәр.
Атна дәвамында яшь гвардиячеләр рюкзакларны комплектлаган. Җыелмалар яшьне исәпкә алып төзелгән: кече сыйныфлар өчен – дәфтәрләр, фломастерлар, карандашлар, буяулар, пумалалар, җилемнәр; урта һәм өлкән сыйныфлар өчен өстәмә рәвештә циркульләр һәм гомуми дәфтәрләр. Педагоглар җыелмаларына көндәлекләр, А4 дәфтәрләре, ручкалар, карандашлар, линейкалар, резинкалар, кайрагычлар, акбур һәм күрсәткечләр кергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз